Татар тел белемендә фразеологик әйтелмәләрне төркемләү

Фразеологик әйтелмәләрне төркемләү

   Фразеологик әйтелмәләргә бердәм, уртак билгеләмә булмаган кебек үк, аларны төркемләүдә төгәл генә классификация дә юк. Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә тел белемендә төрле принциплар билгеле. Чыннан да, фразеологик әйтелмәләр төзелеш (структура) тотрыклылыгы ягыннан һәм семантикалары белән бердәй түгелләр. Аларның бер төркеме, урнашкан мәгънәләрен саклаган хәлдә, үзләренең стандартлашкан төзелешләрен үзгәртмичә, телдә бары тик бер төзелештә һәм күчерелмә мәгънәләрдә генә кулланылып йөриләр. Ә икенче төркеме исә, составындагы аерым сүзләр үзләренең туры мәгънәләрен саклаган хәлдә, структура үзгәрешенә дә бирешәләр. В.В. Виноградов күрсәтмәләренә нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрне берничә яктан төркемләп була: 1) аны төзүче кисәкләрнең мәгънәви-грамматик кушылуы ягыннан; 2) чыганаклары ягыннан; 3) тематикалары ягыннан; 4) стилистик функцияләре ягыннан; 5) лексик составы ягыннан. Әлеге төркемләү киң таралган һәм актив кулланылган булса да, аны бик үк төгәл дип кабул итеп булмый, чөнки төркемләү бер генә үзенчәлеккә, ягъни бер генә принципка нигезләнми. Фразеологик ныгымалар белән фразеологик берәмлекләр, чыннан да, семантик принципка таянып төркемләнә, ә фразеологик тезмәләрне әлеге принцип буенча аерып булмый. Кайбер галимнәр фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне дә өсти. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: авырлык үзәге, гәҗит сүзе һ.б. Гомуми мәгънә һәр сүзнең лексик мәгънәсеннән җыела. 
   А.И. Смирницкий исә, фразеологизмнарны төркемләгәндә, бөтенләй башка үзенчәлекләргә таянып эш итә һәм фразеологизмнарны структур яктан икегә бүлеп карый: 1) «бер баскычлы»; 2) «ике (күп) баскычлы». Беренче төркемгә ул ярдәмлек һәм мөстәкыйль сүз төркемнәреннән торган фразеологизмнарны (күз алдында, борын төбендә), икенчеләренә исә ике яки аннан да күбрәк мөстәкыйль сүзе булган берәмлекләрне кертә.Ул фразеология составында өч төрле берәмлекне аерып чыгара: 1) гади (үзгәрүчән, «ирекле») сүзтезмәләр; 2) тотрыклы метафорик сүзтезмәләр (В.В. Виноградов һәм Н.М. Шанскийдагы «фразеологик бердәмлек»ләргә туры килә); 3) идиомалар (В.В. Виноградов һәм Н.М. Шанскийдагы «фразеологик ныгыма»ларга туры килә).

  Ф.С. Сафиуллина фразеологизмнарның төп мәгънәләре буенча өч төрен аера. Беренче төркемгә мәгънәләре атау характерында ирекле булган тезмәләр кертелә һәм пәйгамбәр тырнагы дигән мисал китерелә. Галим фикеренчә, әлеге «чәчәк атамасын белдерүче фразеологизмда сүзләр чынбарлыкта логик яктан бик төрле. Бу үсемлек матур, сары, куе сары, биек булырга мөмкин; аны утыртырга, үстерергә, вазага куярга мөмкин, әмма бу үсемлек исемен белдергән сүзнең төп мәгънәсе нык үзгәргән». Икенче төркем фразеологизмнарның башка сүзләргә бәйләнеше фразеологик бәйле була. Мәсәлән, җан-фәрманга чабу тезмәсендә беренче компонент чабу сүзе белән генә бәйләнешкә керә ала – җан-фәрманга ашау дип булмый. Баш бармагым шикелле дигән тезмәдә беренче өч сүз беләм сүзе белән генә кулланыла һәм аерым бер мәгънә белдерә. Бу сүзләрнең бәйләнешләре  предметлы һәм логик бәйләнештән чыгып түгел, ә хәзерге телнең лексик-фразеологик системасыннан, аның тарихи үсешеннән килеп чыккан. Өченче төр фразеологизмнарның синтаксик бәйле мәгънәләре була. Ул мәгънәләр теге яки бу җөмлә кисәге (хәбәр) функциясендә генә реальләшә: акча тора; ак сакаллы карт булыр идең; үзеңә дошман түгелсең; бәласеннән башаяк; син күр дә мин күр; акмаса да тама; акча җимеше түгел, бакча җимеше.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

Исәнмесез, хөрмәтле сайт кунаклары! Әлеге сайт татар теленең фразеологизмнарын өйрәнүгә багышланган. Бу сайтта сез фразеологизмнар тур...