Нәрсә соң ул фразеологизм?
Телебезнең сүзлек составында фразеологик әйтелмә дип атала торган лексик берәмлекләр мөһим урын алып торалар. Аларны атау өчен, берничә төрле термин кулланыла: фразеологик әйтелмә, фразеологик берәмлек, фразеологизм, тотрыклы әйтелмә, тотрыклы сүзтезмә, идиома, паремия. Образлы итеп, тел җәүһәрләре, телнең энҗе-мәрҗәннәре дип атаучылар да бар.
Фразеология (грек. phrasis – тәгъбир, гыйбарә, әйтем, әйләнмә, logos – өйрәнү) сүзе ике мәгънәдә йөри: 1) телнең тотрыклы сүзтезмәләр җыелмасы; 2) тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган тел белеме тармагы. Фразеологик әйтелмә мәгънәсе белән бер сүзгә синоним булып тора ала, дигән фикер яши, һәм күпчелек бу фикерне раслый, мәсәлән: алтын куллы – оста; карт төлке – тәҗрибәле; керфегеннән гөл тама – матур; мәми авыз – юаш, булдыксыз; ике яклы пәке – ялагай; тамырына балта чабу – бетерү; теңкәгә тию – аптырату; түбәсе күккә тию – шатлану; кот очу – курку; куян йөрәк – куркак һ.б. Дөрес, кайберләренең күчерелмә мәгънәләрен бер сүз белән генә белдереп булмый, сүзтезмә яки җөмлә ярдәмендә аңлатырга кирәк була, мәсәлән, бер канат сыну – якын, кадерле кешеңне югалту, күз күрер – вакыты җиткәч, нишләргә икәне билгеле булыр, күз йөртү – өстән-өстән карап чыгу. Формаларына килгәндә, фразеологик әйтелмәләр сүзтезмәләргә яки җөмләләргә охшыйлар: ике яки берничә сүздән оешалар. Г.Х. Әхәтов язганча, «фразеологик әйтелмәдә форма эчтәлектән бик нык артта кала, эчтәлек эчке формага нигезләнә. Димәк, форма ягы – фразеологик әйтелмәләрне сүздән, мәгънә ягы сүзтезмәләрдән аеру өчен төп критерий исәпләнә. Шулай итеп, фразеологик әйтелмә – сүз белән сүзтезмә арасында ята торган категория ул ».
Комментариев нет:
Отправить комментарий