Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү тарихы
Фразеология фәненең үсешенә француз лингвисты Ш. Балли (1865–1947) идеяләре йогынты ясый (Балли, 1955). Фразеология, мөстәкыйль тел тармагы буларак, ватан тел белемендә XX гасырның 40 нчы елларында формалашып җитә. Рус фразеологиясе турында беренче теоретик мәгълүматларны А.А. Потебня (1894, 1976, 1999), И.И. Срезневский (1873), Ф.Ф. Фортунатов (1898) хезмәтләрендә табабыз. 50 нче елларда В.В. Виноградов хезмәтләрендә фразеологиягә кагылышлы төп төшенчәләр ачыклана, өйрәнү бурычлары билгеләнә, юнәлешләр күрсәтелә (1947, 1954, 1959, 1972). Алга таба фразеологизмнар, телнең структур берәмлекләре буларак, А.И. Смирницкий (1952, 1954, 1956), О.С. Ахманова (1957) хезмәтләрендә яктыртыла, шулай ук фразеологизмнарны төркемләү, аларның составы, ясалыш-структур үзенчәлекләре, семантикасы, лексикографик тасвирлау, лингвокультурологик аспектта тикшерү, башка телләр белән чагыштырып өйрәнү белән бәйле мәсьәләләр В.Л. Архангельский (1960, 1964, 1968, 1969, 1978), Н.Н. Амосова (1951), В.П. Жуков (1978, 1986), А.В. Кунин (1970), Н.М. Шанский (1957, 1969), В.М. Мокиенко (1986, 1989, 1990), В.Н. Телия (1986, 1996) һ.б.ның хезмәтләрендә чагылыш таба.Төрки телләрдә фразеологизмнарны өйрәнү дөнья һәм рус филологларының фәнни эзләнүләре белән параллель алып барыла. Мәсәлән, үзбәк фразеологиясе нигезләре Ш.У. Рахматуллаев (1966), М.С. Рузыкулова (1966) тарафыннан салынган.
Татар тел белемендә дә бу юнәлештә тикшеренүләр шактый. Беренче булып «фразеология» төшенчәсенә аңлатманы К. Насыйри «Әнмүзәҗ»ендә (1895) бирә. Бу төр әйтелмәләрне ул үзләренең төп мәгънәләреннән күчерелгән, яшерен (читләтелгән) мәгънәле сүзләр (кәлимәләр) дип билгели. Татар халык авыз иҗатын җыю буенча зур хезмәт күрсәткән. Х. Бәдигый «Борынгылар әйткән сүзләр» (1912) дигән җыентыгында шактый материал теркәгән. Бу җыентык 1919 һәм 1952 елларда кабат басыла. Г.Х. Алпаров тарафыннан төзелгән «Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе. Димәк, фразеологияне фәндә тел гыйлеменең аерым бер тармагы итеп тану XX гасыр башына карый. Шушы вакыттан башлап фразеологик берәмлекләрне фәндә тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль һәм мөһим бер тармагы итеп карау һәм тану башлана. 50 нче елларда исә бу эзләнүләр тагын да киңрәк төс алып тирәнәйтелә һәм тел гыйлеменең яңа бер тармагына әверелә. Фразеологик берәмлекләрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, системага салу үзәккә алына.
Соңгы елларда (XX гасыр ахыры ‒ XXI гасыр башларында) чыккан хезмәтләрнең күбәюе фразеология тармагын өйрәнүнең актуальләшүе турында сөйли. Аның әһәмияте төрле объектив сәбәпләр белән аңлатыла. Беренчедән, киң таралган милли-рус икетеллелеге шартларында ике телдәге гомуми фразеологик фондның барлыкка килүе һәм үсүе юлларын, бер тел чаралары өлгесендә икенче телдә яңа фразеологик әйтелмәләр ясалу ысулларын, бу процесстагы уңышлы һәм уңышсыз якларны тикшерү таләбе туа. Ике яки берничә телдәге тотрыклы сүзтезмәләрне чагыштырып өйрәнү төрле телләрдәге фразеологизмнарның үзара нисбәтен, гомуми һәм үзенчәлекле якларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу тикшеренүләр ике телдә сөйләшүче кешеләрнең сөйләмт культурасын үстерү өчен дә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү проблемаларын киметү өчен дә кирәк.
Икенчедән, XX гасырның 70 нче елларында Көнбатыш Европада, аннан соң рус тел белемендә, тел һәм мәдәният бәйләнеше проблемасы белән төптән кызыксыну нәтиҗәсендә, фәндә яңа лингвокультурология дигән тармак барлыкка килде.
Комментариев нет:
Отправить комментарий